"Без яшибез җирдә бер туып"

           Рафаил Төхфәтуллин гәрчә безнең авылда тумаса да без аны үзебезнең авылдашка саныйбыз. Чөнки аның бала – чагы һәм яшьлеге безнең авыл белән бәйләнгән. Әгәр дә исән булса быелның беренче аенда аңа 95 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан, без “Без яшибез җирдә бер туып” дип исемләнгән Рафаил Төхфәтуллинны искә алу кичәсе уздырдык. Кичә барышында 8 сыйныф укучылары Сабирова Алия һәм Туктагулова  Элвина язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Язучының “Минем җаным китапларымда” дигән китабыннан өзекләр белән китапханә мөдире Файзрахманова Лилия һәм 8 сыйныф укучысы Абдрашитова Алия чыгыш ясады.

         Кичәдә “Минем җаным китапларымда” дигән исемдә китап күргәзмәсе һәм китап буенча эшләнгән презентация   укучыларга тәкъдим ителде.

         Искә алу кичәсендә 11 сыйныф укучылары катнашты.