Китап укучылар китапханәнең йөрәге һәм җаны.

         Китап –Китапханә - Китапханәче. Бу гади генә өч сүздә күпме мәгънә, күпме сер. Менә китапны гына алыйк.Ул һәрбер кешенең диярлек тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза.

        Китап белән бергә китапханә сүзе аерылгысыз. Китап диюгә безнең күз алдыбызга рәт- рәт китаплар тезелгән китап киштәләре килеп баса. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була. Белемгә омтылган һәр кеше китапханәгә  юнәлә. Ә анда һәр китап укучыны китапханәче каршы ала.    

          Китапханәче! Гади дә, күзгә дә бик ташланып тормый торган һөнәр иясе ул. Алар китаплар да язмый, әдәби- нәфис әсәрләр дә иҗат итмиләр. Ләкин алар башка мөһим вазыйфаны үтиләр. Нәкъ менә китапханәчеләр китап белән укучыны үзара бәйләп, тоташтырып торалар. Алар китапны тәкъдим итә, укуга мәхәббәт тәрбияли.