"Яңа еллар килсен бәхет алып"

          “Яңа елны ничек каршы аласың елың шулай узар” - дигән халык әйтеме бар. Безнең авылда Яңа елны бик матур, күңелле итеп каршы алу традициясе бар. Чөнки безнең авылда 31 нче декабрь кичендә халык телевизор каршында утырмый, ә мәдәният йортына ашыга. Чөнки бу көнне бездә ел саен Яңа елны каршы алу кичәсе уза. Быел да ул бик күңелле һәм матур узды. “Яңа еллар килсен бәхет алып” дип исемләнгән яңа ел  тамашасы авыл халкының һәм авылыбыз кунакларының  күңеленә хуш килде. Яңа ел тамашасы үзешчән артистларыбызның, кунак җырчыларыбызның матур җырлары, клуб берләшмәсенең бию төркеменең дәртле биюләре, күңелле уеннар белән үрелеп барылды.

        Яңа ел тамашасының сценарие авторы китапханәче Гөлшат Набиева. Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Сирин Ахунҗанов белән китапханәче Гөлшат Набиева алып бардылар.

       Бәйрәм киченнән халык канәгать булып таралды.