Акланган өметләр

       2007 елның 9 нчы декабрендә без тагын бер яңа бәйрәмне билгеләп үтә башладык. Ул Ватаныбыз геройларын барлау, искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Безнең Яңа Кенәр авылы бу яктан да бик бәхетле. Чөнки безнең үз героебыз бар. Авылдашыбыз Стелла Зәкиевнаның безнең авылда яшәве безнең өчен зур бәхет һәм горурлык.

      Быел Стелла Закиевна 85 яшьлек юбилеен билгләп узды. Аның юбилее алдыннан үзешчән язучы Рузалия Насыйбуллина “Акланган өметләр” дигән исемдә китап чыгарды. Әлеге китапта аның балачак һәм мәктәп еллары, гаиләсе һәм педагогик хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосурәтләр урын алган. Ә китапны тәкъдим итү кичәсе Ватаныбыз геройларын барлау көненә туры килүе героебыз өчен икеләтә бәйрәм булгандыр.

           Кичәдә Стелла Закиевна белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, аның укучылары, авыл халкы һәм авылыбыз кунаклары катнашты. Катнашучыларның берничәсе китапны укып, аның белән танышкан иде инде. Алар кичә барышында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, Стелла Закиевнаны юбилее белән котладылар, Рузалия апага зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Катнашучылар бу кичәдә Стелла Закиевна белән булган истәлекләрен барладылар.