"Игелек кыл җиһанга"

         1 нче декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр Республикабызда инвалидлар декадасы билгеләп үтелә. Бу көнне сәламәтлекләре  чикле булган кешеләргә һәръяклап ярдәм акцияләре, төрле масса чаралар уздырыла.

         Ел саен бу декада да без дә актив катнашабыз. 4 декабрь көнне без, китапханәчеләр,

“Илгә кылсаң игелек,

Үзеңә кайтыр изгелек” девизы астында сәламәтлеге чикләнгән китап укучыларыбызның өйләренә барып хәлләрен белдек. Аларны  яңа кайткан китаплар һәм китапханәгә килүче газет – журналлар белән таныштырдык.

         8 нче декабрь көнне мәдәният йортында “Игелек кыл җиһанга” дип исемләнгән ял кичәсе бүләк иттек.