"Мин - Россия гражданы"

        12 нче декабрь Россия күләмендә илебезнең иң төп бәйрәме  Россия Федерациясе  Конституциясе көне билгеләп үтелә. Быел безнең илебезнең төп законы чыкканга 25 ел тула.

         10  декабрь көнне, без, “Мин - Россия гражданы” дигән темага белешмәлек сәгате уздырдык. Белешмәлек сәгатендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылар (9 сыйныф) катнашты. Укучылар белән илебезнең төп законы, кеше хокуклары, бурычлары турында әңгәмә алып бардык. Әңгәмә барышында төрле сорауларга җавапларны бергәләп эзләдек. Төрле ситуацияләргә ачыклык керттек. Китапханәдә эшләп килүче “Моя Россия, моя страна” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. “Конституция – Закон, по нему мы все живем” дигән презентацияне укучыларга тәкъдим иттек.