"Коррупциясез тормыш"

       Максат:  “Ришвәт”, “коррупция” сүзләренең мәгънәсен ачу; тискәре нәтиҗәләрен күрсәтү; укучыларда коррупциягә кире мөнәсәбәт тәрбияләү.

              

         Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте. 2006 елдан башлап, республикада бу көнгә багышлап коррупциягә каршы юнәлтелгән төрле чаралар үткәрелә, алар төрле оешмалар: дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, белем бирү учреждениеләре тарафыннан уздырыла. 

         Безнең китапханә дә бу чаралардан читтә калмады. 6 декабрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә “Коррупциясез тормыш” дигән темада коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы югары сыйныф укучылары белән ачык – диалог  уздырдык.

         Бу очрашуда без укучылар белән коррупциянең һәм ришвәтчелекнең безнең тормышыбызга ни дәрәҗәдә начарлык китергәнен сөйләштек. Бу сүзләргә аңлатмалар бирдек. Укучыларның фикерләрен тыңлап аларга нәтиҗәләр ясадык. Коррупциянең тарихы белән таныштык. Шулай ук, ришвәтчелек белән коррупция турында татар халкының мәкаләләрен тыңлап уздык. Үз – үзеңне тикшерү буенча мәсьәләләр чиштек.

         “Мир без коррупции” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. “Коррупция в России” дигән темага презентацияләр тәкъдим иттек. Һәм аларга анализ ясадык.

         Ачык диалогта 10 сыйныф укучылары  ( 25 укучы) катнашты. 97 китап  укытылды.