“Ут белән шаярма”

          Утның жылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итү максатыннан Яңа Кенәр авыл китапханәсендә  “Ут белән шаярма” дигән исемдә дәрес - кисәтү үтте.  Саксыз эш иткәндә утның кешегә нинди бәла-казалар китерүен барыбызда яхшы белә. Әйе, борынгы заманнардан ук ут кешенең дусты булган, ут кешене җылыткан, ерткыч хайваннарны куркыткан, утта кеше ашарга пешергән.

            Укучылар огнетушитель белән дөрес эш итәргә, катлаулы  ситуацияләрдә - төнлә йокы бүлмәсендә янгын башланса ничек урамга чыгарга, күп катлы йортларда янгын чыкса, төтен исе килсә беренче нәрсә эшләргә, аңын югалткан кешегә беренче ярдәм күрсәтү, янгын чыкмасын өчен нинди кагыйдәләр үтәлергә тиешлеген тагын бер кат исләренә төшерделәр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп,  күп кешеләр гомерен саклап калырга мөмкин булуларын күрсәттеләр.