"Яшүсмерләр сәламәтлек сагында"

         1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмы тышында яши алмый. Һавага эләккәннән соң әлеге вирус шунда ук таркала. СПИД вирусының үзен иркен хис итә торган бердәнбер урыны булып кеше организмындагы сыеклык тора.

        Вирус кешегә бары тик җенси юлдан, кан аша һәм авыру анадан туган балаларга гына йога ала. Инфекция эләктергән кешенең гомере уртача 10-15 ел тәшкил итә.

       Бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелек дөньясына куркыныч икәнен тагын бер кабат хәтердә яңарту максатыннан 30 ноябрь көнне китапханәдә “Яшүсмерләр сәламәтлек сагында” дигән исемдә дискуссия кичәсе уздырдык. Авыруның килеп чыгу тарихын, аны булдырмау өчен нинди киңәшләргә таянырга икәнен кабат искә төшердек.