“Ут белән сак булыйк!”

        Пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында,  утның жылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итү максатыннан Яңа Кенәр авыл китапханәсендә  “Ут белән сак булыйк” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә урын алган материалларда янгын чыккан очракта нинди киңәшләргә таянырга кирәклеге турында тупланган. Күргәзмә 15 нче декабрьгә кадәр эшләячәк.