"Китапханәдә өлкәннәр"

         Иң өлкән китап укучыларыбызның берсе Марат Абдуллин бездә кунакта. Марат абый озак еллар дәвамында “Татарстан яшьләре” газетасы белән тыгыз элемтәдә тора. Яше олы булуга карамастан ул  үзенең күргән – белгәннәрен, дуслары турында кызыклы хәлләрне мәкалә итеп язып “Татарстан яшьләре” газетасы редакциясенә җибәреп тора.

         Шулай ук, ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр абый да без дә гел булып тора. Бүген алар тренер Әхмәтов Тәлгат абый белән өлкәннәр арасында волейбол ярышы уздыру турында киңәштеләр.