"Әдәбият һәм кино"

         22 нче апрель төнендә илебездә  чираттагы “Библиотөн” акциясе узды. Без бу көнне китап укучыларыбыз белән “Әдәбият һәм кино” дигән темага Х. Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек” әсәре буенча эшләнгән фильм буенча түгәрәк өстәл уздырдык.

         Аның максаты: әдәбият белән кино сәнгатенең охшашлыклары һәм аермалары турында сөйләшү; соңгы елларда экраннарда күрсәтелгән татар фильмнарын анализлау; укучылар арасында китапка һәм кинога мәхәббәт тәрбияләү. 

         Түгәрәк өстәл артында татар кинолары турында сөйләштек. Китап белән кино арасындагы аермалыкларны анализладык. Хәбир Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек” әсәре буенча эшләнгән фильм татар кино сәнгатенең беренче җимеше булып тора. Бу кинода мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы, безнең авылдашыбыз Зарипов Азат Әнәс улы төп рольләрнең берсен башкарган иде. Түгәрәк өстәл артында утыручы авылдашларыбызның күбесе бу кино белән яхшы таныш. Кичә барышында китаптан өзекләрен укып, кинода бу өлешләре ничек күрсәтелгәнен фикерләштек.

         Шулай ук, быел кино сәнгатен шаулаткан  Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча төшерелгән фильм турында да фикер алышулар уздырдык.