“Шәхесне гасырлар тудыра”

       17 ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә Социалистик  Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевнаның 85 яшьлек юбилей кичәсе булды. Без, китапханәчеләр, бу матур кичәдә “Шәхесне гасырлар тудыра” дигән исемдә китап күргәзмәсе тәкъдим иттек. Күргәзмәдә урын алган китапларда Стелла Закиевна турында материаллар тупланган иде.