"Иң яхшы китапханәче - 2018"

             Китапханәче! Гади дә, күзгә дә бик ташланып тормый торган һөнәр иясе ул.Алар китаплар да язмый, әдәби- нәфис әсәрләр дә иҗат итмиләр. Ләкин алар башка мөһим вазыйфаны үтиләр. Нәкъ менә китапханәчеләр китап белән укучыны үзара бәйләп, тоташтырып торалар. Алар китапны тәкъдим итә, укуга мәхәббәт тәрбияли, укучылар конференцияләре, язучылар белән очрашулар үткәреп, яңа басмаларга карата әңгәмәләр һәм бәхәсләр оештырып, әдәби әсәр тирәсендә уңай мохит тудыра.

             9 ноябрь көнне Арча үзәк китапханәсендә “Иң яхшы китапханәче -2018” район бәйгесенең йомгаклау этабы узды. Беренче этапта без буктрейлер ясап, тәкъдим иттек. Безнең китапханә Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасы буенча буктрейлер ясады. Безнең буктрейлер җиңүче 10 китапханә арасына керде. Ә икенче этапта без үзебезнең профессиональ осталыгыбызны күрсәттек. Китапханәче Набиева Гөлшат Рафаэлевна бәйгедә актив катнашып, “Современный лидер” номинациясендә җиңү яулады.