"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы - мәрхәмәтле Татарстан эстафетасы"

         16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

         18 нче апрель көнне без югары сыйныф укучылары белән “Чын дуслык нинди була” дигән темага дуслык дәресе уздырдык. Бу дәрестә без: нәрсә ул дуслык; дуслар ничәү була; чын дус һәм гади дус төшенчәсен ничек аңлыйсыз дигән сорауларга җаваплар эзләдек һәм укучылар биргән җавапларны анализладык. Күренекле америка специалисты Дейл Карнегиның берничә китабын укучыларга тәкъдим иттек. Китаплардан өзекләр укыдык.

         22 нче апрель көненең темасы “Мәрхәмәтле җир (Добрая земля)” дип аталган иде. Бу көнне без китапханәчеләр “Г.Тукайның әкият геройлары” әдәби паркында җыештыру һәм ремонтлау эшләре алып бардык. Әкият геройларын чистартып, буядык. Паркны тырмаладык. Ленин бакчасын чүп - чардан арындырдык. Кирәкмәгән агачларны кистек. Ленин памятнигы каршын җыештырдык.