"Компьютер китапны алыштыра аламы"

       Без бик зур тизлек белән үсеш алып барган техника заманында яшибез. Һәрбер өйдә, һәр кешенең кул астында хәзер компьютер. Зур – зур завод, фабрикаларның күп цехлары компьютерга тоташтырылып, шулар аркылы гына эш алып барыла. Интернет челтәре безне җир шарының кайсы ноктасы кирәк шул нокта белән тоташтыра. Бу урында шундый сорау туарга мөмкин: “Шулай булгач китап уку, китаплар һәм китапханәләр кирәкме”, - дигән.  25 нче октябрь көнне уздырылган “Компьютер китапны алыштыра аламы” дигән исемдә уздырылган библиография көнендә без менә шул сорауларга җавап эзләдек. Компьютер белән китапның кеше тормышына йогынтысын, аларның плюс һәм минусларын ачыкладык.

         Белешмә – библиографик фондтагы китаплар белән таныштык. Аның буенча бәйге уздырдык. Укучылар библиография буенча сорауларга җаваплар бирделәр.

         Буктрейлер турында сөйләшеп, укучыларга үзебез  ясаган буктрейлерларны күрсәттек.

         Библиография көненең икенче өлеше абонемент ягында дәвам итте. Монда китапханә фондларындагы китапларның “Руслан” программасы аркылы компьютерга кертелүе, туган якны өйрәнү картотекасының тутырылу тәртибе турында сөйләштек.