"Театр - яктылыкка, нурга илтә..."

          Китапханәгә яңа китаплар һәрдаим кайтып торалар. Без  аларны тиз арада китап укучылар белән таныштырырга тырышабыз. Соңгы атнада кайткан китаплар арасында яңа исемнәр дә бар. Яшь драматург Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” дип исемләнгән яңа китабында аның пьесалары урын алган. Журналист – язучы Рәйсә Юсупованың драма әсәрләрен дә укучы зур кызыксыну белән кабул итте. Драматург Булат Сәләховның яңа җыентыгында яшәешнең мәңгелек сорауларына җавап эзләнә.