"Күңел нуры, Сез, өлкәннәр"

        Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр  көне уздырыла. Төрле җирләрдә  өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

        Өлкән кешеләр  – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган  кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

       Өлкәннәр декадасы бездә зур бәйрәм концерты белән башланып китте. Иртәнге якта авылыбызда яшәгән өлкән буын вәкилләре үзләре эшләп лаеклы ялга чыккан оешмаларда бәйрәм чараларында катнаштылар. Ә инде өйләдән соң мәдәният йортына бәйрәм кичәсенә җыелдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән котлауларны кабул иттеләр.