"Юбиляр китаплар - 2018"

         Безнең татар әдәбияты бик матур, эчтәлекле әсәрләре белән бик бай. Бу әсәрләрне балалар кечкенәдән үк укып үзләренең тел байлыкларын баеталар, китаплар аша рухи яктан дәва алалар. Менә шушы матур әсәрләрнең дә туган көннәре бар. Г.Ахунов, Г.Бәширов, М.Мәһдиев кебек классик язучылар иҗат итеп калдырган бик күп әсәрләр быел үзләренең юбилейларын билгеләп узалар.

         22 сентябрь көнне китапханәдә “2018 елның юбиляр китаплары” дигән темага яшүсмерләр өчен белешмәлек сәгате уздырдык. Быел юбилейларын билгеләүче әсәрләргә анализ ясадык. Кайберләреннән өзекләр укып хәтердә яңарттык.

         Юбилей китаплар буенча эшләнелгән китап күргәзмәсе эшен дәвам итте. Китапханәгә килгән укучылар белән аларга сәяхәт кылдык.