"Көзге өмә"

         Авылыбыз зур суларга бай булмаса да, кеше куллары белән барлыкка килгән сулыклар безнең авылда берничә. Җәй көннәрендә авылдашларыбыз, кайткан кунаклар бу сулыклар янында рәхәтләнеп ял итәләр, балык тоталар. Белгәнебезчә кеше күп йөргән урыннарда чүп – чар да бикхисап була.

      Без китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы җитәкчелегендә язгы һәм көзге өмәләр оештырып, авылыбзның чисталыгы сафында торабыз. Сентябрь аенда күл һәм буа кырыйларын көнкүреш калдыкларыннан һәм үскән үләннәрдән арындырдык.