"Если в сердце твоем доброта"

         9 сентябрь көнне рус халкының бөек язучысы Лев Николаевич Толстойның туган көне. Аның быел без 190 еллыгын билгеләп үтәбез. Туган көне уңаеннан без, китапханәчеләр,  югары сыйныф укучылары өчен “Если в сердце твоём доброта” дигән исемдә әдәби кунакханә уздырдык. Монда без язучының тормыш юлын һәм иҗатын кабат искә төшердек. Аның әсәрләре буенча викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Лев Николаевич Толстойның юбилее уңаеннан төзеп, китапханәдә эшләп килгән  “Толстой – это целый мир” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.