"Терроризм һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик"

         Соңгы 20 елда илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле почмакларында, төрле авырлыкларда террористлар тарафыннан һөҗүм итүләр булып тора. Шуның иң куркынычы һәм иң фаҗигалесе Беслан шәһәрендәгеседер мөгаен. 2004 елның 1 сентябре бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен кайгы көне булып тарихка кереп калды. Бу көнне 1100 кеше террористлар тарафыннан җәбер алдылар.

         1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара.  Бу көннәрдә мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар үткәрелеп бу афәтнең ни дәрәҗәдә кешелеккә куркыныч икәнен тагын бер кабат исбатлыйлар.   3 нче сентябрь көнне без яшүсмерләр белән “Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” дигән исемдә әңгәмә – диалог уздырдык.        

       Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар. Әңгәмә ахырында катнашучылар бер минутлык тынлык белән Беслан шәһәрендәге терроризм корбаннарын искә алдылар.