"Гыйлем дөньясына якты маяк"

        1 нче сентябрь – Белем бәйрәме!

       Без, китапханәчеләр, ел саен бу көнне югары сыйныф укучылары белән очрашулар уздырабыз. Бүген без мәктәптә 10 сыйныф укучылары белән “Гыйлем дөньясына якты маяк” дигән темада белешмәлек сәгате уздырдык. Ә 9 нчы сыйныф укучылары үзләре китапханәгә кунакка килделәр. Белешмәлек сәгатендә укучыларны китапханә белән, аның кагыйдәләре һәм тәртипләре белән таныштырдык.