"Чәчәк ата, матурлана минем туган җирем"

       30 август көнне Яңа Кенәр авылы халкы Татарстан Республикасы суверенитетлыгын бәйрәм итте.

        Ел саен җәй ахыры матур бәйрәм белән безнең күңелләргә уелып кала. Бу безнең Республикабызның иң мөһим бәйрәме – Республикабызның суверенитетлыгы көне. Шулай ук бу көнне без башкалабыз Казанның да туган көнен билгелибез. Без авылда яшәсәк тә бу бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Дуслар, туганнар һәм авылдашлар җыйналышып бәйрәм итәбез. Бәйрәм үзешчәннәребезнең матур җырлары, дәртле биюләр һәм күңелле уеннар белән үрелеп барыла.