“Ак, зәңгәр, кызыл төс – дан һәм җиңү символы”
22 август көнне Яңа Кенәр авылы китапханәчеләре "Мәрхәмәтлелек үзәгендә", Россия флагы көненә багышланган кичә уздырдылар. Илнең иң мөһим символына багышланган “Ак, зәңгәр, кызыл төс – дан һәм җиңү символы” дип аталган акция оештырылды. Катнашучыларны Россия флагының тарихы белән таныштырдылар, аларга флажоклары өләшенде. Шулай ук “Флаг России честь и знак” дигән китап күргәзмәсенә кузәтү дә ясалды.