“Халкым исән чакта яшәр Тукай, Һәр татарның йөрәк түрендә”

       7 апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында Т. Миңнуллин исемендәге авыл китапханәсе тарафыннан

“Халкым исән чакта яшәр Тукай,

Һәр татарның йөрәк түрендә”

бөек татар шагыйре Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан әдәби – музыкаль кичә уздырылды. Кичә шагыйрьне искә алу, аның исемен олылау һәм иҗатын өйрәнү максатыннан оештырылды.

         Кичә барышында башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан Тукайның балаларга дип язылган шигырьләре яттан сөйләнде. Сәхнә ветераннары Венера апа Хабибуллина, Равилә апа Хусаинова, Алсу апа Терентьева башкаруында шагыйрьнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Яшь башкаручы Айзилә Хайруллина “Бишек җырын” акопеллага башкарды. Аны тамашачы көчле алкышларга күмде. Шагыйрьнең берничә шигырен югары сыйныф укучылары сәнгатьле укыдылар. Сәхнә ветераны, нәфис сүз остасы Иванов Иван “Сөбханалла” һәм “Өзелгән өмид” шигырьләрен яттан сөйләде. Безнең урта мәктәп укучылары арасында да каләм тибрәтүче укучылар бик хисап. Ашытбаш мәктәбендә уздырылган шигырь бәйгесендә үзе язган шигырь белән 2 нче дәрәҗәле дипломга ия булган укучыбыз 6 нчы сыйныф укучысы Хакимов Илмир тамашачыларга шигырен бүләк итте. 5 сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән “шүрәле” әкиятен дә авыл халкы көчле алкышларга күмде. Тукай геройлары буенча ясалган “Су анасы артыннан” дип исемләнгән көлкеле композицияне сәхнәгә китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре куйды.

         Сәхнә ветераннары Мәхмүт абый Хәйруллин,  Әхтәм абый  Әхмәтхановлар башкарган татар халык җырларын хал тамашачы яратып кабул итте. Авылыбыз үзешчәннәре Надил абый Шакирҗанов, Линар Ибрагимов, Миләүшә Сайфуллиналар башкарган җырлар яшьләребезнең дәртле биюләре белән үрелеп барды. 

         Март башында мәдәният йортында Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесе игълан ителгән иде. Кичәдә рәсем бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

         Шагыйрьнең 130 еллыгы уңаеннан оештырылган әдәби – музыкаль кичәнең сценарий авторы һәм кичәне алып барды китапханәче Гөлшат Набиева.