“Канат кагып баллы җилендә, Кошлар сайрый туган илемдә”

          Халкыбызның онытылып барган гореф – гадәтләрен, йола, бәйрәмнәрен искә төшерү “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасының бурычлары. 28 июль көнне Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсенең “Ак калфак” татар хатын – кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсенең әгъзалары борынгы уеннарыбызның берсен “Кичке уен”ны халыкка кайтардылар.

         Авыл көне кысаларында уздырылган кичке уенда авылдашларыбыз, ераклардан кайткан кардәшләребез катнашты. Халкыбызның онытылып барган “Наза”, “Капка” уеннары һәм башка төрле бик матур уеннарны искә төшердек. Үзешчәннәребез үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр.

         Бәйрәм барышында без “Иң матур чәчәклек” бәйгесенә йомгак ясадык. Оешмалар арасында өч урын билгеләнде. Урыннарны билгеләгәндә чәчәкләргә генә түгел аның бизәлешенә дә игътибар ителде. Беренче урынны урта мәктәп, икенче урын “Өмет” тернәкләндерү үзәгенә, өченче урын интернат мәктәп коллективына бирелде.

         Хуҗалыклар арасында урын билгеләү авыррак булды. Чөнки авылыбызда кайсы гына хуҗалыкны алма чисталык, төзеклелек күзгә чалына. Монда бер генә хуҗалыкка тукталдык. 2018 елның “Иң төзек, иң матур хуҗалыгы” исеменә Ахметов Тәлгать абый һәм Гүзәл апалар лаек булды.

         Шулай ук, бәйрәмдә авылның иң өлкән кешесен: сугыш ветераны Шәмсетдинов Фәрит абый, аңа күптән түгел генә 96 яшьтулды; иң озак бергә яшәгән парларны: Халитов Рәгыйб усман улы һәм Фәния Рәхим кызы, аларның гаилә корып яши башлаганнарына 66 ел; гаилә тормышының бер еллыкларын билгеләп үтүчеләрне: Фазылов Рамил һәм Гөлнара, Шаяхметов Ирек һәм Гүзәл;  яңа туган сабыйларны: Ибрагимов Линар һәм Лилия гаиләсе (аларның кечкенә кызлары берничә көн элек кенә туды)  бүләкләп уздык. Ел саен авыл китапханәсендә “Иң күп китап укучы” бәйгесе уздырыла. 2018 елның җиде айлыгына нәтиҗә ясап иң күп китап укучыларны да билгеләп, бүләкләдек. Алар: Миңлебаев Линар (90 китап) һәм Биктиева Нурзия апа (60 китап) укыган.