"Дөнья буйлап иңли Сабантуйлар"

          17 июнь көне үзенең матур, җылы кояшы белән халыкны бер сөендерсә, милли бәйрәмебез Сабантуе икенче сөендергәндер мөгаен. Авылыбызда шаулап, гөрләп милли бәйрәм узды бу көнне. Мәйданда җыр – бию, уен – көлке кичкә кадәр дәвам итте. Авылыбыздан читтә яшәгән кардәшләребез бу көнне туган якларына кайтып туганнары, дуслары белән очрашты.