"Наркотикларсыз тормыш"

         1 июньнән Республикада “Наркотикларсыз тормыш” девизы астында наркоманиягә каршы көрәш айлыгы старт алды. Шул уңайдан китапханәдә “Новое поколение выбирает Здоровье” дигән темага күргәзмә – кисәтү ясап, укучыларга тәкъдим ителде.

         Яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы бүген күпләрне борчый. Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә. Наркотик татарчага тәрҗемә иткәндә “йокы китерүче” мәгънәсен аңлата.Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әти-әнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану.