"Шигъриятнең рухи йолдызы"

          26 апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортының фойесында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Шигъриятнең рухи йолдызы» дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды. Бу бәйрәмдә мәктәп укучылары һәм өлкән буын китап укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат иткән җырлар яңгырады. Китапханәчеләр белән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган театральләшкән күренеш укучыларның күңелләренә хуш килде.