"Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә"

           23 апрель көнне Ташкичү мәдәният йортында “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә” дигән исем астында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан район фестиваленең сайлап алу туры узды. Бу фестивальдә без дә катнаштык. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчәннәр катнашында “Госпитальдә” дигән исемдә театральләшкән күренеш тәкъдим иттек. 2 сыйныф укучысы Халилов Булат Муса Җәлилнең “Госпитальдән” дигән шигырен һәм китапханәче Набиева Гөлшат Әмирхан Еникинең “Кем җырлады” әсәреннән өзекне яттан сөйләделәр.