Кино китаптан башлана

         Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде.

         Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш. Өйдә телевизор артында карыйсыңмы әллә кино – театрларга барып карыйсыңмы без бер генә мизгел гә дә кинодан аерылып тормыйбыз. Һәм безнең яшәешебезне аннан башка күз алдына китерүе дә кыен.

         Хәзер инде кино сәнгате дә бик күп алга китте. Фильмнарны без төрле форматларда карый алабыз. Әмма дә ләкинһәрнәрсәнең башлангычы булган кебек кино сәнгатенең дә тарихы бар. 19 март көнне без китапханәдә “Кино сәнгате ничек башланган” дигән исемдә күргәзмә презентация уздырдык. Ел башыннан китапханәдә “Кино китаптан башлана” дигән исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу күргәзмәдә рус актерлары турындагы китаплар урын алды. Соңгы елларда татар кино сәнгате дә алга китте. Х.Ибраһимның “Ялгыз тәкәрлек”, Х.Ширмәннең “Ерактагы йолдызым” һәм бөтен татар дөньясын шаулаткан Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китаплары да бу күргәзмәдә үз урыннарын таптылар.

         Күргәзмәдә катнашучыларны без кино сәнгатенең тарихы белән таныштырдык. Аларның яратып караган фильмнарына анализ ясадык. Бу көздә бөтен татар мәдәниятын шаулаткан Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” әсәре буенча төшерелгән фильм турында сөйләштек, аңа анализ бирдек. Күргәзмәдә катнашучыларның фикерләре буенча татар киносының киләчәге өметле. Алар татар әдәбиятында кино төшерерлек әсәрләр бик күп икәнлегенә дә басым ясадылар.