Иҗат уты яна йөрәктә. (Язучы Ф. Садриевның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат портреты)

           Татар язучылары барысы да диярлек авылда туып үскән. Алар авылларын сагынып шәһәрләрдә яшиләр, авыл турында язалар. Ә менә Мөслимнең талантлы егете Фоат Сдриев авылдан азга гына да аерылмаган, авыл кешесенең йөрәк тибешен тоеп, шуңа бөтен иҗатын багышлаган язучы.Без аның романнары, повесть, хикәяләре, пьесалары аша авылның үткәне, бүгенгесе һәм хәтта киләчәге турында күзаллыйбыз. Авыл язмышы турында борчылуы Фоат аганың әдәби әсәрләренә генә сыеп калмыйча аның публицистик язмаларында да урын тапкан.

         Гаҗәеп нечкә күңелле һәм чын мәгънәсендә Мөслимнең патриот улы Фоат Садриевка  быел 75 яшь тулды. Ул безнең китапханә укучыларына “Бәхетсезләр бәхете” роман – трилогиясе, “Таң җиле” романы һәм бик күп хикәяләре аша таныш.

         10 март көнне китапханәдә югары сыйныф укучылары белән иҗат портреты уздырдык.

         Максаты: укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру; татар әдәбиятында авыл тормышының урынын билгеләү; китапханәгә укучылар тарту.

         Укучылар белән кыскача гына аның тормыш юлына да күз салдык. Язучының иҗатына күзәтү ясадык. “Таң җиле” романында Нуриасма апа турында фикер алыштык. Бу роман язучыга беренче зур танылу алып килгән роман.  Ә аның икенче атаклы романы “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе.  Очрашу барышында романның  төп герое Ирекнең яшәешенә анализ ясадык. Фоат Садриевның әсәрләрен укып чыккач, бу тормышта нинди генә әшәкелек, нинди генә начарлыкларга юлыкмасын дөреслек һәм хакыйкать барыбер җиңә дигән фикергә киләсең.

         Очрашу ахырында укучылар Фоат Садриевның китапларын яздырып алып укыдылар. Кичәдә мәктәпнең 10 сыйныф (19укучы) укучылары катнашты.