20 нче гасырның төп юнәлеше сәламәт буын тәрбиләү. (1 март - наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан түгәрәк өстәл)

          Тормыш ул – кешегә бары тик бер генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере агымсулар кебек шома гына акмый, кайвакыт киртәләр дә очрый. Ләкин һәрберебезнең тормышы үз кулында. Әлеге бүләкне ничек итеп куллану, нинди эчтәлекле “маҗаралар” белән баету – һәркемнең үз эше.

         2 март көнне без  урта мәктәптә  наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “20 нче гасырның төп юнәлеше сәламәт буын тәрбиләү” дигән исемдә яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык.

         Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең  начар гадәтләр белән дуслашмавы; алар арасында тәртип бозуларны кисәтү; фикер алышу.

         Бу кичәбездә дә без үз тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән баету хакында сөйләштек.  Егерме беренче гасырга без куркыныч афәт белән килеп кердек. Бу – наркотиклар куллану. Моның сәбәпләре бик күп. Иске идеяләр һәм кыйммәтләр элеккеге матурлыгын югалтты, аларның кызыгы калмады, ә аларга алмашка яшьләр мохитына криминаль романтика килде.

         Яшүсмерләр игътибарына берничә сорау тәкъдим иттек:

         Наркотик кеше организмына ни өчен кирәк?

         Наркотиклар кешенең сулау функциясенә ничек тәэсир итә?

         Наркотиклар кулланганда ашказаны – эчәк тракты функцияләре ничек бозыла?

         Наркоманның организмында һәм тәнендә нәрсәләр барлыкка килә?

         Наркотик татып карау тәкъдименә ничек җавап бирергә?

         Наркоманнарга карата  нинди мөнәсәбәттә булырга?

         “Энәгә утыртылган” йөз меңнәрчә гомернең үлеме өчен кемне гаепләргә?

         Түгәрәк өстәл артында шушы сорауларга җаваплар эзләп, аларны анализладык.

         Очрашуда “Язмышыбыз – үзебезнең кулда” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.