"Хатын - кыз гаилә учагын саклаучы"

           Хатын – кызның гаиләдәге роле, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында без 17 апрель көнне   “Хатын – кыз гаилә учагын саклаучы” дигән исемдәге әдәби кичәдә сөйләштек. Бу очрашу безнең “Мәрхәмәтлелек үзәге”ндә ял итүчеләр белән узды. Гаиләдәге ир – белән хатын арасындагы киеренке хәлләр турында, бала тәрбияләүдә хатын – кызның роле турында сөйләштек, ситуацияләргә анализ ясадык.  Гаилә турында мәкальләр, кызыклы хәлләр белән ял итүчеләрне таныштырдык. Шулай ук, ял итүчеләрне китапханәдә эшләп килүче “Саклыйк гаилә учагын” дигән исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Авыл үзешчәннәре тарафыннан хәзерләнгән матур концерт номерлары очрашуны тагын да бизәде.