"Шушы яктан, шушы туфрактан без"

           13 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны авылдашыбыз Халитов Рәгыйб Усман улы исемендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән исемдә II районара VI мәктәпара фәнни – гамәли конференция узды. Конференциядә быел туган якны өйрәнү темасына багышланган эшләр каралды. Барлыгы җиде секциядә, һәр секциядә 17 шәр укучы чыгыш ясадылар. Укучылар бик ныклап хәзерләнгәннәр иде. Алар алып барган эзләнүләрнең эчтәлеге бик бай. Материал фотографияләр, рәсемнәр белән тулыландырылган. Шулай ук аларның тәкъдим иткән презентацияләре дә фәкать мактауга гына лаек булды.