“Һөнәрле кулда җәүһәр бар”

         Ел саен безнең китапханәдә чыгарылыш сыйныф укучылары белән төрле һөнәр кешеләрен чакырып, профориентация кичәләре уздырыла. Илебездә һөнәрләр бик күп төрле, әмма аның үзеңнең күңелеңә хуш килә торганын сайлап алу үтә дә катлаулы. Чыгарылыш имтиханнарын биреп бетерү белән бүген генә мәктәп бусагасын атлап чыккан яшүсмер алдына: “Кая барырга”, - дигән сорау килеп туа. Әти – әни баласын бер төрле һөнәр иясе итеп күрергә теләсә, баланың уенда бөтенләй икенче төрле фикерләр була. Китапханәдә уздырылган профориентация кичәләрендә без менә шул каршылыкларны җиңү юлларын өйрәнәбез.

         12 апрель көнне уздырылган “Һөнәрле кулда җәүһәр бар” дип исемләнгән профориентация кичәсендә гомере буе бухгалтер булып эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган авылдашыбыз Сабиров Габделбәр абый һәм бүгенге көндә урта мәктәптә шәфкат туташы булып эшләүче Хабибуллина Гөлфия кунак булып килделәр. Алар укучыларга үз һөнәрләренең җәмгыятьтә тоткан урынын, аның кеше тормышындагы файдасы турында сөйләделәр.