"Нәүрүз юлга чыккан бит, Умырзая шыткан бит"

           Быел яз көттереп кенә, назлы кызлар кебек ялындырып кына килә. Шуңа да карамастан җиребездә инде яз шаукымы.

       23 март көнне безнең Яңа Кенәр авылында да зурлап язны каршы алу, ягъни Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Яз кызы – Нәүрүзне каршы алу, Кыш бабайның аңа каршы чыгуы, Яз кызын төрле биремнәр белән сынап каравы, катнашучыларның ярышларда актив катнашып,  Яз кызына ярдәм итүләре, карга боткасы, коймак, кайнар чәйләр белән сыйлану, карачкы яндырулар, болар арасында матур җырлар, күмәк биюләр бик матур һәм күңелле узды.