"Хәтер чылбыры"

         14 март көнне Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән фольклор коллективларның III район бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бу бәйгедә Яңа Кенәр, Ташкичү, Яңа Кырлай, Яңа Кишет, Шушмабаш авыл җирлекләренә кергән авылларның фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Безнең Яңа Кенәр авылыннан инструменталь ансамбль әм курайда Рүзәл Мортазин матур итеп чыгыш ясады. Җырчылар Мәдинә Файзрахманова, Даимә Хакимова, Булат Галиев үзләренең матур җырларын башкардылар.