Тукай белән бергә гасыр кичү, Безнең өчен бәхет түгелме.

         Быел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Бу матур датаны билгеләп үтү уңаеннан китапханәләрдә  төрле чаралар уздырыла башлады.

         Безнең китапханәдә ел башыннан “Тукай белән янәшә” дигән исемдә китап күргәзмәсе һәм “Без Тукайлы халык мәңгегә” дигән исемдә стенд эшли башлады.  27 нче февраль көнне без китапханәдә югары сыйныф укучылары белән “Тукай белән бергә гасыр кичү,

           Безнең өчен бәхет түгелме” дигән темага әдәби викторина уздырдык. Викторина беренче өлешендә шагыйрьнең иҗатын тагын бер кабат күздән кичердек. Ә инде икенче өлешендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча викторина уздырдык. Укучылар Габдулла Тукайның иҗаты белән кече яшьтән таныш. Шуңа күрә дә бирелгән сорауларга алар дөрес, төгәл итеп җавап бирделәр.

         Очрашуыбызның соңында без шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзеп куелган стенд һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.