"Хатын - кызга мәдхия"

             Март башында без иң матур, иң якты, иң җылы бәйрәм, бәйрәмнәргә баш бәйрәм Халыкара хатын – кызлар көнен уздырабыз. Бу бәйрәм язның беренче бәйрәме булып күңелләргә шатлык, бәхет алып килә. 8 март көнне авылбызда узган бәйрәм киченнән  дә шундый хисләр белән таралды тамашачы. “Хатын – кызга мәдхия” дип исемләнгән бәйрәм киче хатын – кыз белән ир – ат арасындагы мөнәсәбәт, гаилә тормышы турындагы гыйбрәтле, кызыклы вакыйгаларны үз эченә алган иде.

             Театральләшкән бәйрәм концертын китапханәче Гөлшат Нәбиева һәм авылыбызның “Ир солтаны”, ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров алып барды. Кичә үзешчән артистларыбыз: Радик Григорьев, Айрат Шәмсетдинов, Илфат Галимҗанов, Илхам Хабибуллин, Надил Шакирзянов, Сирин Ахунҗанов, Эдуард Комаров, Миләүшә Сайфуллина, Айзилә Хайруллина, Алия Латыйповаларның матур җырлары һәм бәйрәм теләкләре белән барды. Габделбәр Сабиров, Сирин Ахунҗанов, Ирек Ибатуллин, Лилия Файзрахманова, Суфия Газизова, Миләүшә Нуриевалар уйнаган скетчлар  халыкны рәхәтләнеп көлдерде  дә һәм шул ук вакытта бераз уйга да калырга мәҗбүр итте. Үзешчән егетләребез катнашында башкарылган татар егетләре биюе һәм интернат мәктәп коллективы башкаруындагы шаян бию бәйрәмгә өстәмә ямь өстәде.