"Туган телем - очар кошым"

         21 нче февраль көнне илебездә туган тел көнен билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 22 нче февраль көнне без дә үзебезнең китапханәдә “Туган телем – очар кошым” дигән исемдә тематик кичә уздырдык. Бу кичәдә безнең урта мәктәптән югары сыйныф укучылары катнашты.

         Безнең туган телебез татар теле. Шуңа да без бу кичәдә татар теленең матурлыгы, бөеклеге турында сөйләштек. Тел турында мәкальләр, табышмаклар  әйтештек. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдык. “Туган телем – иркә гөлем” дигән исемдә китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.  “Тел тормышның көзгесе” дигән презентация белән таныштырдык.

         Кичәнең икенче өлешендә укучылар белән уен – бәйге уздырдык. Бәйгедә телләр турындагы белемнәрен тагын да ныгытып сорауларга җаваплар бирдек.