Әфган тауларының тузаны, Битләремә килеп кагыла...

         15 нче февраль илебездә әфган сугышчыларын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны бәйрәм итү безнең авылда матур бер традициягә әйләнеп бара.

         13 нче февраль көнне без, Яңа Кенәр авыл китапханәчеләре урта мәктәп белән берлектә әфган сугышы ветераннары белән очрашу уздырдык.  “Әфган тауларының тузаны,

Битләремә килеп кагыла”  дигән исемдәге бәйрәм кичәсендә районыбызның зона “әфганчылар” катнашты. Кичә барышында авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгъзәм улы һәм авылдашыбыз, Арча районы сугышчан дуслык берләшмәсе җитәкчесе, әфган сугышы ветераны Багаутдинов Сергей Лимус улы үзләренең котлауларын җиткерделәр. Сергей Лимусович “әфганчыларның” кайберләрен “Афганская слава” ордены, “Ветеран Афганской войны” һәм “За заслугой” билгеләре  белән бүләкләде.

         Урта мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан хәзерләнгән бәйрәм концерты очрашу кичәсенә матур төсмерләр өстәде. Очрашудан әфган сугышы ветераннары үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.