Нинди бәхет сөя белү

          12 нче февраль көнне без китапханәчеләр урта мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре белән гашыйклар көне уңаеннан “Нинди бәхет сөя белү” дигән исемдә әдәби – шоу уздырдык. Соңгы елларда бу бәйрәм яшьләрнең яраткан бәйрәменә әйләнде. Бу көнне алар дулкынланып алдан ук хәзерләнеп көтеп алалар.

         Бу кичәдә без әдәбият белән мәхәббәтне үзара бәйләдек. Мәхәббәт темасына бәйгеләр уздырдык. Татар шагыйрьләренең мәхәббәт турында язылган шигырьләрен искә төшердек. Егетләр һәм кызлар үзләре дә язучылыкта   үзләренең осталыкларын сынап карадылар. Бирелгән ике сүздән алар мәхәббәт хатлары яздылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр. Яртышар йөрәкләр үзләренең парларын таптылар.

         Кичәнең икенче өлеше  яшьләр өчен күңел ачу кичәсе белән, матур биюләр белән дәвам итте.