"Синең сайлау- синең киләчәк"

           Тиздән илебездә зур вакыйга  - Россия президенты сайлаулары узачак. Бу зур вакыйгада илебезнең киләчәге өчен кайгырткан бар халык та актив катнаша. Бигрәк тә илбезнең яшьләре актив. Чөнки илебезнең тотырыклы киләчәге аларның алдагы тормышларына зур йогынты ясый.

          3 март көнне китапханәдә  авылыбызның яшь сайлаучылары белән “Синең сайлау – синең киләчәк!” дигән исемдә  белешмәлек сәгате уздырылды. Кичә барышында аларга сайлауларның мөһимлеген, сайлау алды кампанияләренең, сайлау комиссияләренең  эшчәнлеге турында сөйләнелде. Алар үзләрен борчыган бик күп сорауларга җавап алдылар. Кичә ахырында аларга памяткалар өләшенде.