"Ягез әле, җитәкчеләр"

          22 нче февраль көнне безнең Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, җитәкчеләр” дигән исемдә бәйрәм бәйгесе узды. Бәйгедә  авылыбызда урнашкан учреждение җитәкчеләре:  Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нәҗметдинов Наил Мөхәммәтбакиевич, Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Гайфуллин Әгъзам Әдхәмович, Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты директоры Зарипов Хәмбәл Хәбилович һәм Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлилович катнашты. Бәйге биш турдан торды. Җитәкчеләребез бик ныклап, чын күңелләреннән әзерләнгәннәр иде. Нинди генә бирем, нинди генә сорау бирелмәсен алар тулы җавапларын бирделәр.

          Бәйгедә җитәкчеләр генә түгел аларның кул астында эшләүчеләре дә, гаилә членнары да актив катнашты. Җитәкчеләр авыл халкына үзләре эшләгән коллективның бердәмлеген, татулыгын күрсәттеләр бу көнне. Аларның матур чыгышлары авыл халкына бәйрәм бүләге булды.

           Бәйге булгач кемдер җиңәргә кемдер җиңелергә тиеш бит инде. Ә безнең бәйгедә җиңелүчеләр булмады. “Иң сабыр җитәкче” исеменә мәктәп директоры Гайфуллин Ә.Ә.; “Иң уңган җитәкче” исеменә авыл башлыгы урынбасары Нәҗметдинов Н.М.; “Иң итагатле җитәкче” исеменә балалар иҗаты йорты директоры Зарипов Х.Х.; “Иң җитез җитәкче” исеменә Әхмәтов Х.Х. лаек булды.