"Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа"

        Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе, аның туган теле. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр яши.

         Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.

         20 нче февраль көнне без “Мәрхәмәтлелек үзәгендә”  ял итүчеләр белән

         “Җыр булырлык сүзләр биргән,

      Туган телем, рәхмәт сиңа” дигән исемдә телдән журнал үткәрдек. Соңгы арада телебезгә карата кылынган рәнҗетүләр турында, милләтне яшәтер өчен иң беренче чиратта туган тел кирәк булуы турында сөйләштек. Татар әдәбиятында тел турында язылган матур шигырьләрне кычкырып укыдык. “Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.