"Шахмат иленә сәяхәт"

         Яңа Кенәр авылында 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан матур чаралар башланды. Бүген китапханәдә авылыбыз шахматчылары үзләренең көчләрен сынарга җыелдылар. Бик матур, күңелле узды бу ярыш. Ярышның җиңүчеләре истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләр: 1 урында - Самигуллин Тахир; 2 урында - Мифтахов Рифат; 3 урында - Файзрахманов Радик. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз. Ә ярышта катнашкан авылдашларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.