"Афганистан - йөрәк ярасы"

         Һәр ел саен февраль уртасында безнең авылда бик матур очрашу кичәсе уза. Бу матур традиция 15 нче февральдә  Әфган җирлегеннән Совет солдатларын чыгару уңаеннан бара. Чөнки безнең авылда бүгенге көндә алты “әфганчы” яши, ә авыл җирлегенә кергән авылларда барлыгы 20 “әфганчы”. Бүгенге көндә бу егетләр бер йодрык булып, дус, тату яшиләр. Җитәкчеләре  Салихҗанов Рашат ел саен февраль җитүгә туплап бакыйлыкка күчкән иптәшләренең каберләренә зыраят кылалар. Районда һәм авылларда үсеп килүче яшь буын белән очрашалар.

         16 нчы февраль көнне мәктәпнең актлар залында уздырылган “Аганистан йөрәк ярасы” дип исемләнгән әдәби патриотик кичәгә аларның алтысы килгән иде. Кичә барышында “әфганчыларны” мәктәп директоры Гайфуллин Ә.Ә., хәрби тәрбия бирү уытучысы Габдрахманов В.В., авыл җирлеге сәркәтибе Ахметзянов И.Р. үзләренең матур теләкләрен җиткереп, бәйрәм белән котладылар. Ә инде укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр безнең кичәбез кунакларының кәефләрен тагын да күтәрделәр. Салихҗанов Рашат абыйның әбисенә язган хатын укыганда бик күпләрнең күзләре яшьләнде. Чөнки гади генә сүзләрдә дә анда бик зур мәгънә ята иде. Хатны бик матур итеп Рашат абыйның энесенең кызы Салихҗанова Гөлназ укыды.