"Үз-үзеңне якларга өйрән"

       Безнең китапханә, 2008 елдан алып яшүсмерләргә хокукый белем бирү юнәлешендә уңышлы гына эшләп килә. Китапханәдә бу юнәлештә төрле масса – чаралар үткәрелеп яшүсмерләрнең хокукый белеменәрен арттырабыз. Чираттагы очрашуда  “Үз – үзеңне якларга өйрән” дигән исемдә белешмәлек сәгате булды. Белешмәлек сәгате урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен уздырылды. Ә очрашуның кунагы Арча муниципаль районы башкарма комитеты аппаратының әйдәп баручы белгече, Нигъматуллин Нил Камбил улы булды. Нил Камбилович үзенең чыгышында яшүсмерләргә үзеңне яклау буенча киңәшләрен бирде. Яшүсмерләрнең сорауларына җавап бирде. Белешмәлек сәгатендә үзеңне яклау буенча ситуацияләр карап, аларны анализладык. Китапханәдә “Синең хокуларың яшүсмер” дигән темада китап күргәзмәсе төзеп, яшүсмерләргә тәкъдим ителде. Очрашуның ахырында “Син үзеңнән канәгатьме” дигән исемдә сорашу уздырдык. 

         Мондый төрдәге очрашуларда безнең авыл яшүсмерләре үзләре өчен бик күп файдалы мәгълумат туплыйлар. Үзләрен  кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар.